Бер ай эчендә Татарстан Росреестры ташламалы ипотека буенча 288 килешү теркәгән

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе ташламалы ипотеканы кулланып, 6,5% ставкасы белән 288 документлар пакетын теркәгән. Ташламалы ипотека буенча барлык килешүләр 2020 елның маенда теркәлде. Шул ук вакытта мондый ипотекаларның иң күп саны Казанда – 138 һәм Яр Чаллыда – 76 теркәлгән.. Шулай ук Лаеш районында – 29, Әлмәт районында – 21, Яшел Үзән районында – 18, Биектау районында – 5, Баулы районында 1 ташламалы ипотека буенча килешүләр теркәлгән. Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Лилия Борһанова билгеләп үткәнчә, Татарстан Росреестрында ипотеканы кулланып, Документлар пакетлары аерым контрольдә тора. «Беренче ташламалы ипотека Татарстан Росреестры тарафыннан май башында теркәлде. Бүген без Татарстанда әлеге процесста катнашучыларның – банклар һәм төзүчеләр, шулай ук яңа төзелешләрдә фатирлар сатып алучы гражданнарның активлыгы ни дәрәҗәдә артуын күзәтәбез. Безнең фикеребезчә, әлеге программа, һичшиксез, күчемсез милек базарында яңа драйвер булачак". Искәртеп узабыз, апрель аенда РФ Хөкүмәте яңа төзелешләрдә торак сатып алучылар өчен елына 6,5% белән ташламалы ипотека программасын раслады. Ташламалы ипотекага 2020 елның 17 апреленнән 1 ноябренә кадәр ипотека кредитларын рәсмиләштерүче Россия гражданнары дәгъва кыла ала. Шул ук вакытта түбәнәйтелгән ставка кредитның бөтен вакытына гамәлдә. Программа буенча кредит бирү срогы 20 ел тәшкил итә, беренчел взнос – торак бәясенең 20% тан да ким түгел. 2020 елда Россия Федерациясе гражданнарына бирелгән торак(ипотека) кредитлары (заемнар) буенча кредит һәм башка оешмаларга алынмаган табышларны каплау кагыйдәләрен раслау турында " 2020 елның 23 апрелендәге 566 номерлы РФ карары. ММЧ өчен контактлар Татарстан Росреестры матбугат хезмәте +8 843 255 25 10

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International