Татарстан Росреестры: Сокуры бистәсендә законсыз чүплек ачыкланды

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген Татарстан Росреестры белгечләре Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән берлектә Сокуры бистәсенә уртак сәфәр кылдылар, анда калдыкларны санкцияләнмәгән рәвештә җыю урыны ачыкланды.
Ведомство белгечләре әлеге җир участогының мәйданын һәм санкцияләнмәгән калдыклар ташлау күләмен ачыклау, шулай ук җир кишәрлегенең милекчесен һәм җир законнарын бозу ихтималын ачыклау максатыннан тикшерделәр.
Алынган исәпләүләр буенча, пычранган кишәрлекнең мәйданы дүрт мең квадрат метрдан артык тәшкил иткән. Бу бозу буенча табигать саклау законнарын бозучыны җаваплылыкка тарту һәм алга таба ачыкланган бозуларны бетерү өчен административ материаллар әзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International