27 май көнне 14.10 сәгатьтә «Бим-радио Казан» да туры эфир булачак, аның темасы шәһәр читендәге күчемсез милекне сатып алу үзенчәлекләре.
Шәһәр читендәге күчемсез милекне сатып алганда нинди документларга игътибар итәргә; сату-алу килешүе төзер алдыннан нинди документларны тикшерергә кирәк; бакча участогында хуҗалык корылмалары рәсмиләштерелергә тиешме-бу һәм башка сорауларга Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе эксперты Наталья Тимашева җавап бирәчәк.
Тыңлаучылар үз сорауларын WhatsApp-Каналы + 7 927 242 10 28 аша бирә алачаклар. Радио 102,8 FM ешлыгында хәбәр итә. Әлеге дулкында программаны Казан халкы гына түгел, Яшел Үзән, Арча, Волжск, Лаеш, Кама Тамагы һәм Югары Ослан халкы да тыңлый ала. Онлайн режимында радиоэфирны Бим-радио рәсми кушымтасы аша да, дөньяның теләсә кайсы почмагында да тыңларга мөмкин.