Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру эше контрольлек итүче органга да, халыкка аеруча якын булган җирле үзидарә органнарына да тигез дәрәҗәдә ята.

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

      Кулланучылар хокукларын яклау товарлар (эшләр, хезмәт күрсәтүләр) куркынычсызлыгын, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәүне контрольдә тоту, хокук бозуларны кисәтү һәм кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны үтәмәгән өчен хокук бозучыларга карата җаваплылык чараларын куллану буенча хокук бирелгән дәүләт органнары тарафыннан яклана. Кулланучылар хокуклары дәүләт органнары системасына керми торган, әмма әһәмияте бәяләп бетергесез булган җирле үзидарә органнары тарафыннан да якланырга тиеш.

      Кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны киң колачлы пропагандалауны тәэмин итү, кулланучылар мәгарифе мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итү максатыннан, даими нигездә гражданнарны кабул итү зарур.

      Шулай итеп, 2020 елның 19 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль – инспекция бүлеге консультанты Азат Хәлилов аша Саба муниципаль районы Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Айдар Гәрәев катнашында шушы җирлектә яшәүчеләр өчен гражданнарны күчмә кабул итү үткәрде.

      Кабул итү барышында гражданнарга «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы нигезендә үз хокукларын тормышка ашыру тәртибе, шул исәптән РФ Хөкүмәтенең 19.01.1998 ел, №55 карары белән расланган Товарларның аерым төрләрен сату кагыйдәләре аңлатылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International