2020 елның 12 маеннан 2020 елның 10 маенда кабул ителгән 374 номерлы карар үз көченә керә.
2020 елның 28 мартыннан санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр түбәндәге оешмаларның эшчәнлеген туктатып торырга:
а) сәүдә, сәүдә-күңел ачу үзәкләре (комплекслар), ваклап сату базарлары,алардагы
даруханәләр һәм даруханә пунктлары;
азык-төлек товарларын ваклап сату объектлары;
аерым тышкы (урам) керү юлы булганда, кәрәзле элемтә хезмәтләре күрсәтүгә шартнамәләр төзү гамәлгә ашырыла торган объектлардан тыш;
б) ваклап сатуның башка объектлары,алардагы :
даруханәләр, даруханә пунктлары;
азык-төлек товарларын ваклап сату объектлары;
транспорт чаралары белән ваклап сату объектлары;
сәүдә залы мәйданы 400 кв. метрга кадәр, аерым тышкы (урам) керү урыны булганда, азык-төлек булмаган башка товарлар белән ваклап сату объектларыннан тыш;
в) җәмәгать туклануы хезмәтләре күрсәтү объектлары, гражданнар тарафыннан мондый объектларның биналарына кермичә чыгаруга хезмәт күрсәтүдән тыш, заказлар китерүдән тыш;
г) мунча, сауна.
Чикләүләр дистанцион ысул белән товарлар сатуга, товарлар китерүгә кагылмый, аларны ирекле сату Россия Федерациясе законнары белән тыелган яки чикләнгән товарлардан тыш.
Түбәндәгеләр тыела:
2020 елның 12 маеннан гражданнарның ваклап сату, хезмәтләр күрсәтү объектларында, пассажирлар һәм багаж ташуны, шул исәптән таксины да кертеп, транспорт чараларында, шулай ук җәмәгать урыннарында сулыш органнарын шәхси саклану чараларыннан (битлекләр, ресираторлар) башка булуы һәм керүе;
2020 елның 12 маеннан гражданнарның ваклап сату объектларында, пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда транспорт чараларында, шул исәптән таксида, шәхси саклану чараларыннан башка керүе һәм булуы (перчаткалар);
2020 елның 12 маеннан Гражданнарның балалар, спорт мәйданчыкларында, шул исәптән күпфатирлы йортлар ишегалларында урнашкан урыннарда булуы.
Түбәндәгеләрне йөкләргә:
2020 елның 12 маеннан башлап оешмалар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгуль гражданнар, аларның эшчәнлеген оештыруга карата 374 карарның 1 кушымтасында билгеләнгән таләпләрнең үтәлешен тәэмин итәләр.
374 карар