6 май көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина «Маленькие герои – большой войны» дип исемләнгән онлайн чара үткәрде. Чара башында балаларга илебездә билгеләп үтеләчәк зур вакыйга – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы турында ассызыкланды. Шулай ук куркыныч сугыш елларында балаларның үз эшләре һәм гамәлләре белән өлкәннәргә көтеп алынган Җиңүне якынайтырга булышулары турында сөйләнде. Иллюстрацияләр күрсәтү белән үрелеп алып барылган вакыйгаларны балалар игътибар белән тыңладылар. Соңыннан Г.М.Әхмәтшина балаларга әлеге куркыныч сугышны үткән кешеләрнең елдан-ел азая баруы турында әйтте. Узган сугыш турындагы хәтер генә йөрәкләребездән беркайчан да китәргә тиеш түгел. Бер минут тынлык белән, аягүрә басып, балалар һәлак булган сугыш балаларын искә алдылар.