Азык-төлек товарларын ваклап сатучы хуҗалык субъектларына

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә, дефицитның булмавын һәм төп азык-төлек товарларына бәяләрнең нигезсез артуын оператив контрольдә тоту кысаларында, Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе төп азык-төлек товарларын ваклап сатуга көндәлек мониторинг ясый. Күрсәтелгән мониторинг кысаларында товарларның аерым төркемнәренә бәяләрнең артуы ачыклана. Югарыда бәян ителгәннәрдән чыгып, сезнең тәэминатчылардан бәяләрнең күтәрелүе яки 594тән артыграк булуы турында мәгълүмат килеп ирешкән очракта, Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе, бәяне арттыру планлаштырыла торган товар һәм тәэминатчының исемен күрсәтеп, әлеге фактлар турында хәбәр итүне сорый.

Сездән бәянең күтәрелүе товар белән тәэмин итүчеләр гамәлләре нәтиҗәсендә барлыкка килү турында мәгълүматлар булмаган очракта, Россия Федераль антимонополия хезмәтенең Татарстан идарәсе сезнең оешмага карата тикшерү чараларын үткәрергә мәҗбүр булачак.

Соралган мәгълүматны тиз арада алу максатыннан әлеге сорауга җавапны 16@fas.gov.ru электрон адресына җибәрүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International