Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында язгы кыр эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Бу атнада кыр эшләре һава торышына карап алып барылды, – диде Җәббаров. – Төрле районнарда төрлечә булды ул, кайбер урыннарда көчле яңгырлар да явып узды. Гомумән алганда, көзге культураларның торышы начараймады».
Вегетация чорына кадәр көзге культуралар бюеренче азотлы тукландыруны тулысынча диярлек алдылар.
Республикада 9 апрельдән көзге культураларга, биофунгицидлар (профилактика өчкен), микроэлементлар һәм усеш стимуляторлары кулланып, ашламалар сиптерелә башлады. Гомумән, вегетация буенча 3-4 мәртәбә эшкәртү планлаштырыла, шул исәптән тамырдан тыш тукландыру да күз алдында тотыла. Әмма нәтиҗә уңай булсын өчен барлык матди ресурслар, шул исәптән минераль ашламалар белән тәэмин ителгән булу кирәк.
Бу атнага тупланган минераль ашламалар күләме 146 мең тонна тәшкил итә, ягъни бер гектарга 52 кг (2019 елның көзендәге 8 кг белән).
Республикада җиде район 1 гектарга 70 кг (район буенча уртача) туплаган. Болар: Зәй, Сарман («Агрокөч» АҖ) районнары – 90 кг-га якын, Тәтеш, Тукай районнары – 80 кг-дан артык, Әтнә, Саба, Балтач районнары – 75 кг-нан артык. Аларда минераль ашламалар кайтару дәвам итә.
Әлеге Әгерҗе районында вәзгыять катлаулырак (16 кг) һәм Яңа Чишмә районында – 20 кг-нан аз гына күбрәк.
Кама Тамагы һәм Югары Ослан районнарында хәлләр яхшыра башлады, әмма 70 кг-га кадәр ерак әле.
Министр әйтүе буенча, тагын бер әһәмиятле мәсьәлә – орлыклар мәсьәләсе ул. Гомумән алганда, орлык материалын, шул исәптән бөртеклеләр орлыкларын, яңарту буенча уңай үзгәрешләр күзәтелә. Күпчелек хуҗалыклар орлыклар сортларын алыштыру һәм яңарту буенча актив эшлиләр.
«Гомумән, быелгы уңыш өчен оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчелгән мәйдан 40%тан артыграк булачак; репродукцион орлыклар – 42%; гомуми орлыклар (РСт) – 15%тан азрак, бу – уртача республика буенча», – диде Марат Җәббаров.
Районнар орлык фондын яхшыртуга зур игътибар бирәләр. Гомуми репродукцион, ягъни гади (исемсез) орлыкларны Чирмешән районында куллану планлаштырыла, анда бөртекле сабан культуралары мәйданының 48%ында гомуми репродукция орлыкларын яки бөтенләй документсыз орлыкларны чәчәргә җыеналар, Югары Ослан районында – 45%; Бөгелмә районында – 43%; Яңа Чишмә районында – 38%.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге белешмәләре буенча, бүгенгә орлыкларның 84%ы тикшерелгән. Гомумән, орлык материалы начар түгел. Аерым партияләр буенча авырулар белән йогышлану югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә хуҗалыклар белгечләренә игътибарлырак булырга һәм фитоэкспертиза нәтиҗәләрен исәпкә алырга, шулай ук орлыкларны агулау материалын сайлауга да игътибарны арттырыга тәкъдим итәбез.
Россия авыл хуҗалыгы үзәге белешмәләре буенча, бүгенге көнгә кадәр кайбер хуҗалыкларда чәчә торган орлыкларының сыйфаты буенча белешмәләр юк.
Үсемлекчелек тармагына бюджет ярдәменә килгәндә, компенсация субсидияләре тулысынча бирелгән, кызыксындыру ярдәменең күпчелек өлеше дә җиткерелгән. Якын араларда рапска һәм сояга өстәмә бюджет ярдәме биреләчәк.
«Майлы культуралар экспортка чыгарыла торган культуралардан санала. Шуңа күрә безгә рапс һәм соя мәйданнарын арттыру отышлы булачак, шул исәптән агрономия ягыннан караганда да. Соңгы ике елда бюджет акчалары бөртекле культуралар буенча да, шулай ук майлы культуралар буенча да бары тик конкрет төбәктә районлаштырылган орлыклар чәчелгән очракта гына бирелә», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Ул муниципаль районнар башлыкларыннан – бюджет ярдәменнән мәхрүм булмас өчен – чәчелә торган орлыкларның районлаштырылганмы – юкмы икәненә ревизия ясауларын сорады.