Бу хакта бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек вәзгыяте мониторингы буенча Оператив штаб утырышында әйтте. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Хәзерге вакытта, Дмитрий Патрушев сүзләренә караганда, халыкны социаль әһәмиятле азык-төлек продукциясе белән тәэмин итү вәзгыяте куркыныч тудырмый. Шулай да, илдә азык-төлек тотрыклылыгын саклап калу өчен Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы өстәмә чаралар күрә. Аерым алганда, Россия базары өчен аеруча мөһим булган бөртекле культураларны экспортлауны квоталауны чикләү механизмы эшләнде – Хөкүмәтнең тиешле карары белән квота бу елның 1 апреленнән 30 июненә кадәр 7 млн тонна күләмендә карала. Моннан тыш, Министрлык 1 млн тонна күләмендә товар интервенцияләрен уздыруга әзерләнү эшләрен башлады. Бу чаралар ризык әзерләү һәм терлек азыгы өчен ашлыкның тиешле күләмен тәэмин итүне, ашлыкка бәянең төшүен гарантияли, шулай ук азык-төлек товарларына кулланучылар бәяләренең күтәрелүен булдырмауны тәэмин итә.
Дмитрий Патрушев ассызыклап үткәнчә, төп бурыч – халыкны продукция белән кирәк кадәр тәэмин итәргә, игенчеләргә чәчүне вакытында һәм сыйфатлы уздыру мөмкинлеген тудырырга, гомумән – җитештерү циклын өзмәскә. «Эчке азык-төлек базарының тотрыклылыгы тармакның оешкан рәвештә эшләвенә бәйле», – диде Министр.
Шулай ук, Россия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, төбәкләрдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә АПК предприятиеләрен вакытында дезинфекцияләүне башкарырга һәм хезмәткәрләрне шәхси саклау чаралары – перчаткалар, битлекләр, антисептиклар белән тәэмин итәргә кирәк. Дмитрий Патрушев, хезмәт хакының катгый рәвештә түләнергә тиешлеген һәм бөтен тармакның өзлексез эшләве шуңа нык бәйле булуын ассызыклады.