Татарстанда чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплексы катнашачак

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүнең торышы турында сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Республикада авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү буенча эшләр төгәлләнеп килә, дип хәбәр итте Марат Җәббаров. Ул шулай ук чәчү кампаниясендә 11 мең трактор, 6 мең чәчкеч, 5 меңнән артык культиватор һәм 680 чәчү комплексы катнашачак, дигән мәгълүмат бирде.

«Техника 1 апрельгә әзер булырга тиеш һәм эшләр тиешенчә оештырылганда, бу чәчүне ике атна эчендә төгәлләргә ярдәм итәчәк, – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Көзге-кышкы чорда 27 мең бер. авыл хуҗалыгы машинасы төзекләндерелде. Техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү өчен 1,6 млрд сумлык запас частьләр сатып алынды – бу тиешле сумманың 80%ын тәшкил итә».

Министр сүзләренә караганда, Әгерҗе, Әлмәт, Апас, Зеленодольск, Минзәлә һәм Югары Ослан районнары хуҗалыклары  булган ихтыяҗның яртысын гына сатып алдылар, «Ак Барс» һәм «Красный Восток» агрохолдингларында, гадәттәгечә, запас частьләрне соңрак алдылар, быел «Агрокөч» хуҗалыклары да калыша.

«Ремонт срокларын бозу аркасында кыр эшләренә керешү соңга кала – дым кими, нәтиҗәдә, уңыш югала, – дип, кисәтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы. – Дым каплату өчен бар техника да әзер, алар инде яңа елга кадәр үк әзерләнгән иде. Тракторларның әзерлеге 95% тәшкил итә, чәчкечләрнең һәм культиваторларның әзерлеге – 98%, чәчү комплексларыныкы – 92%».

Кайбер районнар чәчү, туфрак эшкәртү техикасын, тракторлар паркын ремонтлап бетерделәр  һәм техниканы агрегатлаштыруга керештеләр.

Тракторларны капиталь ремонтлау – катлаулы һәм чыгымлы эшләрнең берсе. Трактор паркларын ремонтлауны Актаныш, Мамадыш, Ютазы, Балтач, Әтнә районнары тәмамладылар.

Буа һәм Апас районнарында (60ар бер.), Аксубай (47 бер.), Әгерҗе (45 бер.), Минзәлә (30 бер) районнарында ремонтлау эшләре калыша.

«Безнең 2 меңгә якын куәтле тракторларыбыз бар, алар, күпфункцияле агрегатлар һәм чәчү комплекслары белән парлап, күпчелек эшләрдә кулланыла. Шуларның яртысы – чит илнекеләр. Тагын 170 трактор ремонтлыйсы калды, шуның 50се – үзебезнең «Кировцы»лар һәм 120се – чит илнекеләр», – дип, хәбәр итте Марат Җәббаров.

6 мең чәчкечтән тагын 160 (3%%) әзер түгел. Боларны ремонтлау буенча эшне Минзәлә, Әгерҗе, Яңа Чишмә һәм Югары Ослан районнарында тизләтергә кирәк.

Министр чәчү комплексларын әзерләүгә игътибарны арттырырга кушты, чәчүлекләрнең 2/3 өлеше шулар ярдәмендә чәчелә. 16 районда алар тулысынча әзер, калган районнарда 2шәр яисә аннан күбрәк санда 50 чәчүлек комплексын әзерләп бетерергә кирәк.

Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, дүшәмбедән, 30 мартта кыр эшләрендә катнаша торган машиналар комплексын әзерлек буенча кабул итү башлана.

Республикада тракторларга һәм тагылмаларга еллык тикшерү уздыру буенча актив эш алып барыла. Бу техниканы сыйфатлы әзерләүгә гарантия генә түгел, ә бәхетсезлек очракларын һәм һәлакәтләрне кисәтү өчен дә үтемле чара булып тора. Иминлек таләпләренә җавап бирми торган, техник тикшерү узмаган техника файдалануга кертелми, диде министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы сүзләре буенча, 10 апрельгә тракторларны һәм тагылмаларны техник яктан тикшерү тәмамланырга тиеш. 10 мең трактор, 4 мең тагылма агрегат техник тикшерү узарга тиеш. Үрнәк итеп Чистай районын китерергә мөмкин, анда тракторларның 70%ы тикшерү узган һәм файдалануга әзер. Марат Җәббаров, муниципаль районнар башлыкларына, холдинглар һәм авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә, авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләүне билгеләнгән срокка төгәлләргә кирәк, дип, мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International