Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында АПК продукциясен экспортлаучыларга дәүләт ярдәме чаралары буенча практик семинар узды, анда Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мәгълүмат сәясәте һәм махсус проектлар департаменты директоры Роман Чекушов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, республиканың экспорт юнәлешендә эшләүче «Казан май-экстракция заводы» АҖ, «НӘФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ, «Август-Мөслим» ҖЧҖ, «Чистай» үсемлек мае заводы, «Зернопродукт» ХК» АҖ, «Зернотрейд» ҖЧҖ, «Агропро» ҖЧҖ кебек предприятиеләр вәкилләре катнашты. Чара видеоконференция режимында узды.
Семинар кысаларында экспортчылар өчен гамәлдәге ярдәм чараларын карадылар, шундыйлар арасында: ташламалы кредитлау, транспорт чыгымнарын һәм продукцияне сертификацияләүгә чыгымнарны субсидияләү, шулай ук майлы культураларның аерым төрләрен җитештерүгә кызыксындыру чаралары.
Роман Черкушов бер заемчыга кыска сроклы кредит күләмендәге чикләүләр буенча яңа кагыйдәләр кертелүе (элек ул 600 млн.сумнан артык түгел иде) һәм сатып алу өчен максатчан юнәлешләр исемлегенең киңәйтелүе турында сөйләде. Моңа шротлар (сыгынтылар, лузга), үсемлек майлары җитештерү өчен майлы культуралар, җиләк-җимеш, яшелчә җитештерү, консервацияләнгән җиләк продукциясе һәм кондитер әйберләре җитештерү өчен кыргый үсемлекләр, шикәр чөгендере, шикәр һәм авыл хуҗалыгы хайваннары керә. Инвестиция кредиты буенча максатчан юнәлешләр исемлеге дә киңәйтелде. Ташламалы кредит буенча ставка 4,6% тәшкил итә.
Семинар барышында шулай ук 2020 елдан Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан яңа дәүләт чараларының каралуы турында игълан иттеләр. Субсидияләрне соя һәм рапс кебек майлы культуралар җитештерү белән шөгыльләнүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алачак. Моның өчен куелган таләпләр арасында – Конкрет төбәк буенча дәүләт ресстрына кертелгән орлыкларны яисә гибридларны куллану һәм билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү.
Продукцияне сертификацияләүгә: тотылган чыгымнарның 50дән алып 90%ына кадәр субсидия бирелә, транспорт чыгымнары өчен – Россия Федерациясе территориясе буйлап йөк ташу чыгымнарының 50%ы күләмендә.
Актив сөйләшү форматында Министрлык белгечләре Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре белән экспортны тоткарлаучы факторлар турында сөйләштеләр, шундыйлардан: түләүләрне кичектерү һәм аларны ала алмау куркынычы, НДСны кайтармау, транспортның юлда тик тору очраклары һәм шуңа бәйле чыгымнар һ.б.лар. Тәкъдимнәрнең берсе – экспорт алыш-бирешләрен иминләштерү булды.
Наил Залаков Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә экспорт мәсьәләләрендә кирәкле барлык ярдәмне күрсәтергә әзер булу турында хәбәр итте. «Татарстан продукциясен яңа базарларга чыгару Россия авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә өстенлекле юнәлеш булып кала. Моннан тыш, бүген экспорт бәяләре бик кызыктыргыч», – дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы потенциаль экспортчыларга түбәндәге мәгълүматны бирә: экспортка дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча (843)221-76-23, 8-903-343-9999, 8-987-296-3939 телефоннары буенча консультация алырга мөмкин.