Югары Симет авыл китапханәсе "Әни турында хикәяләр укыйбыз сезнең белән"дип исемләнгән республика акциясендә катнашты. Чарада Югары Симет урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучылары катнашында үтте. Китапханәче укучыларга иң кадерле кеше – әни турында шигырьләр, әкиятләр һәм хикәяләр сөйләде. Китап укучылар тарафыннан Л.Воронкова, А. Платонов, в. Голявкин, В.Осеева, О. Кургузов, Л. Пантелеев, Р. Вәлиева, Ф. Яруллин, А. Гаффар, Р. Миңнуллинның һәм «Әни сүзе»китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән авторларның шигырьләре һәм хикәяләре укылды. Балалар зур теләк белән, җанлы һәм үтемле итеп укыдылар.
Чараның йомгаклау өлешендә балалар әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр.