2020 елның 20 мартында сәгать 10: 00 дә читтән торып халык алдында фикер алышу булачак

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

Россиянең Федераль Монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2020 елның 20 мартында 10 сәгать 00 минутта Татарстан Республикасы территориясендә монополиягә каршы законнар өлкәсендә хокук куллану практикасы нәтиҗәләре турында ачык фикер алышуларның онлайн (читтән торып) форматта узуы турында хәбәр итә.

Чара кысаларында Монополиягә каршы җайга салу өлкәсендә идарә эшчәнлегенең 2019 елда йомгакларын яктырту, шулай ук республика төбәкләрендә конкуренцияне үстерүнең «юл карталарын» гамәлгә ашыру темасы буенча Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, «Челтәр компаниясе» ААҖ, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының монополиягә каршы орган белән хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм практикада килеп туган башка актуаль проблемалар буенча чыгышлары планлаштырыла.

Катнашу өчен «Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе» Интернет челтәрендә YouTube битенә күчәргә www.youtube.com/channel/UCHOWPCuoE0HnzkFx482C7dg һәм фикер алышуларның турыдан-туры катнашучысы булырга кирәк (шәхси катнашу күздә тотылмый).

Монополиягә каршы ведомство эше буенча килеп туган сорауларны алдан e-mail аша җибәрергә: to16_43@fas.gov.ru ,шулай ук чатта турыдан-туры трансляция вакытында бирергә мөмкин, җаваплар туры эфирда биреләчәк.

Оештыру мәсьәләләрен ачыклау өчен 8(843) 238-20-61 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне яки e-mail: to16_43@fas.gov.ru га язуыгызны сорыйбыз. Элемтә өчен контактлы зат: Россия Федераль Монополиягә каршы хезмәтенең Татарстан идарәсе матбугат секретаре Оксана Ефимова.

Чараны бәяләү өчен,  https://tatarstan.fas.gov.ru/news/9005 адресы буенча урнашкан Россия Федераль Монополия каршы хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе ачык фикер алышуларны оештыру һәм үткәрү сыйфатын бәяләү буенча анкетаны тутыруыгызны сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International