Саба муниципаль районы "Туган Як" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш хисапчысы Гыйлемханова Фәния Әхмәтзәки кызы 1992 нче елдан Татарстан Республикасы Саба районының "Оет" колхозында икътисадчы булып эшли башлый.
Хуҗалыкта эшләү дәверендә ул үзен намуслы, тәртипле, үз эшен яхшы белүче белгеч итеп күрсәтте. Таләпчән, булдыклы, үз вазыйфаларын җаваплылык белән башкара. Фәния Әхмәтзәки кызы үзенең эш һәм тормыш тәҗрибәсен хезмәттәшләренә һәм яшь белгечләргә тапшыра. Коллективта җитәкчеләр, белгечләр арасында да абруй казана. Холкы буенча аралашучан, дустанә, тыныч. Кияүдә, ире белән бергә ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр, бергәләп шәхси ярдәмче хуҗалыкларын алып баралар, авылдашларының ихтирамын тоеп яшиләр. Ул намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Мактау грамотасы белән бүләкләнде.