Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Кече Шыңар авыл мәдәният йортында әлеге матур бәйрәмгә багышланган чаралар үткәрелә. 5 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзешчән сәнгатьтә актив катнашучылар һәм "Ак калфак" хатын - кызлар клубы әгъзалары өчен "Бәйрәм белән, кадерле хатын - кызлар!" дигән бәйрәм кичәсе оештырдылар. Кичә" Мин пешерергә яратам" конкурсы белән башланып китте, анда һәркем актив катнашучы һәм җиңүче булды. Аннан соң татар халык уеннары уйнадылар, чәй өстәле артында җырлар җырладылар, күчтәнәчләр белән сыйландылар. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү булды, барысы да канәгать калды.