"Шушы яктан, шушы туфрактан без" - якташлар очрашуы

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

22 февраль көнне Кече Шыңар мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгына, Саба районының 90 еллыгына багышланган "Шушы яктан, шушы туфрактан без" дип исемләнгән якташлар очрашуы булып узды. Очрашуга авылдашлар, Ватаннан читтә яшәгән, төрле тармакларда хезмәт куйган, лаеклы исемнәр алган, Әфганстанда, Чечняда хезмәт иткән авылдашлар, элеккеге җитәкчеләр, авылдашларына төрле яклап ярдәм итүче кешеләр килгән иде. Фойеда авыл тормышыннан  күренешләр,  танылган шәхесләрнең тарихи фотосурәтләре куелган күргәзмә эшләде. Сәхнәдә бәйрәм кунаклары чыгыш ясады , хис-кичерешләре, хатирәләре белән уртаклашты; үзешчән сәнгать коллективлары, аерым башкаручылар  җырлар, бию номерлары белән чыгыш ясадылар. Кичә күңелле һәм җылы атмосферада үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International