Татарстан Росреестры банкротлык мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрәчәк

2020 елның 21 феврале, җомга

26 февральдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасы мәсьәләләре буенча "Кайнар телефон линиясе" уздырачак.

"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.

Игътибарга

Росреестр үзрегуляцияле арбитраж идарәчеләре оешмалары эшчәнлеген контрольдә тота, шулай ук кредиторлар җыелышларында һәм банкротлык турындагы эш буенча суд утырышларында катнашу вәкаләтләрен башкара.

Республика районнарында Росреестр экспертлары үткәрә торган кайнар линия күчемсез милекне теркәү һәм кадастр исәбенә алу мәсьәләләренә багышланачак. Аны үткәрү вакыты - 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлегендә-Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез.   

Шалтыратыгыз һәм сораулар бирегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International