Язгы чәчү кампаниясенә әзерлек тизләтелгән режимда бара

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

17 февральдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2020 елгы язгы кыр эшләренә багышланган селектор киңәшмәсе уздырды. Татарстаннан чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков катнашты.

Киңәшмәне ачып, Дмитрий Патрушев, язгы чәчү кампаниясенә әзерләнүне тизләтелгән режимда алып барырга кирәк, дип ассызыклады, чөнки һава шартлары аркасында кайбер төбәкләрдә быел чәчү эшләре элеккеге уртача сроклардан алданрак башланырга мөмкин.

Моның өчен авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен минераль ашламалар, орлыклар, ягулык-майлау материаллары, техника һәм башка ресурслар белән вакытында һәм тиешле күләмдә тәэмин итәргә кирәк.

Искәртеп узабыз, моңа  кадәр Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  машина-трактор  паркын  һәм орлык  материалын әзерләүне кыска срокларда  төгәлләргә кирәклеге  турында  әйткән иде.

Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан язгы чәчүгә әзерләнү билгеләнгән режимда, әмма язның иртә килү ихтималын истә тотып, алып барыла.

Татарстан Республикасы буенча чәчүлек мәйданы быел 2,8 млн га тәшкил итә: бөртеклеләр һәм кузаклы культуралар – 1,5 млн га, шул исәптән көзге культуралар – 494 мең га; язгылар – 1021,0 мең га; шикәр чөгендере – 49,1 мең га; рапс – 126,5 мең га; бәрәңге, яшелчәләр – 7,6 мең га; кукуруз (орлык+азык) – 187 мең га; көнбагыш – 124,5 мең га; азык культуралары – 888,5 мең га.

2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 494 мең га чәчелде, шулардан: көзге бодай – 370 мең га; көзге арыш – 121 мең га. Көзге культуралар мәйданының 95%ы бүген яхшы халәттә.

Чәчүлекләр структурасы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы күрсәтмәләре нигезендә быел шикәр чөгендере мәйданы 15%ка киметелде. Бу мәйданнарда культуралар чәчеләчәк.

Бөртекле сабан культураларының 30%тан артыгында (450 мең га) оригиналь һәм элиталы орлыклар чәчеләчәк. Алар белән тәэмин ителеш бүгенгә 108% (372 мең тн) тәшкил итә, тулысынча (98%) кондицион дип әйтергә була.

Минераль ашламалар 80 мең тоннадан артык тупланган, бер гектарга 30 кг чамасы (2019 елда – 24,5 кг иде). Уңыш өчен гектарга кимендә 70 кг кертү планлаштырыла (узган елдагыдан 15 кг күбрәк).

Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 меңнән артыкчәчкеч һәм культиватор, 700 киң алымлы чәчү комплексы җәлеп ителәчәк. Техниканы әзерләү 1 апрельгә төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International