Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Искәртеп узабыз, 2019 елның 6 февралендә саклана торган селекция казанышларының дәүләт реестрында “Татар” токымлы атларга патент теркәлде. Бу атларның җиде-сигез сәгать дәвамында туктаусыз хәрәкәт итеп, көненә 100-120 чакрымга кадәр ара узарлык феноменаль чыдамлыкка ия булуын Россия иппология фәне дә билгеләп үтә, алар шулай ук югары үрчемле, салкынга һәм эссегә чыдам.
Бу атларны үрчетү белән 8 -10 еллап Әлки районы Әхмәт авылыннан Фәнис Бакиров шөгыльләнә. Бу эштә аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан Гаилә фермаларын үрчетү программасы буенча алган грант нык ярдәм итә.
Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә татар телендә чыккан «Татар атлары» китабыннан да күп нәрсә белергә мөмкин. Бу китапта татар атларының төп токым билгеләре - экстерьер, масть, аларның гәүдә төзелеше, продуктив сыйфатлары һәм аларның чыдамлыгы бик матур һәм җентекле итеп тасвирланган.
Татар атларының танылып өлгерүләрен дә әйтеп китәргә кирәк: алар хәтта кинога да төшеп өлгерделәр. “Зәләйха күзләрен ача” дигән фильмда төп герой Кремльгә нәкъ менә татар атларында килә.