Концерт "Бер курешу - узе бер гомер"

2020 елның 15 феврале, шимбә

13 февраль көнне Олы Кибәче авыл клубы үзешчән артистлар белән берлектә Олы Арташ авыл клубында "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән концерт программасы белән чыгыш ясады. Концертта татар, рус, грузин кебек төрле милли биюләр башкарылды. Заманча җырлар, гармун астында җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. "Чишмә буенда кичке уен" күренешен сәхнәләштерделәр. "Сэрбиназ"ансамбле белән җырлар җырладылар.Концерт бер сулышта узды. Тамашачылар артистларны көчле алкышларга күмде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International