Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы агроиминләштерүгә багышланган түгәрәк өстәлгә чакыра

2020 елның 12 феврале, чәршәмбе

Агроиминләштерү-аграрийларның финанс тотрыклылыгын тәэмин итүнең нәтиҗәле коралы. 13 февральдә 11.00 сәгатьтә "Казан Экспо" агросәнәгать форумы кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырыла торган түгәрәк өстәл нәкъ менә шундый темага багышланачак. 2019 елда агроиминләштерү нәтиҗәләрен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов ясаячак. Чарада шулай ук НС Президенты Корней Биждов катнашачак.

Түгәрәк өстәл кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен иминиятләштерүнең иң актуаль мәсьәләләре каралачак, алар арасында агроиминләштерү, законнардагы соңгы үзгәрешләр һәм иминиятнең гамәли аспектлары. Аграрчылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алып кына калмыйча, үзләрен кызыксындырган сорауларны да бирә һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаша алачак.

Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика агрономия киңәшмәсе барышында агроиминләштерүнең республика керә торган регионнар өчен аеруча мөһим булуын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен тотрыклы эшчәнлек алып бару, алдан керемнәрне фаразлау мөмкинлеге булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, дәүләт ярдәме чаралары да гамәлдә, алар кысаларында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре иминият премияләренә түләү чыгымнарының 90% ына кадәр өлешен кайтара ала. Моннан тыш, иминләштерелгән уңыш авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре төрле кредитлар алганда тәэмин итү (залог) предметы булып хезмәт итәргә мөмкин, ә уңышны иминиятләштерү чыгымнарын продукциянең үзкыйммәтенә кертергә мөмкин булачак.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда уҗымнарның һәлак булуы өчен федераль бюджеттан бары тик уҗымнарны иминиятләштергән авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре генә компенсация алды. 2018 елда 580 мең га мәйданда көзге культуралар чәчелде, әмма һава шартлары начар булу сәбәпле, алар 218 мең га мәйданда һәлак булды, Татарстан Республикасы Президенты Татарстанда азык-төлек куркынычсызлыгына янауны булдырмау өчен гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Һәлак булган уҗымнарның 12,5 мең га мәйданда гына чәчүлекләр иминләштерелгән булып чыкты. РФ Хөкүмәте карары белән, Татарстанга гадәттән тыш хәлләр аркасында китерелгән зыянны компенсацияләү өчен, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән бәйле милек мәнфәгатьләрен билгеләнгән тәртиптә яклауны тәэмин иткән авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен 120 млн.сум күләмендә акча юнәлдерү турында Карар кабул ителде.

Барлык теләүчеләрне 13 февральдә 11.00 сәгатьтә түгәрәк өстәл эшендә катнашырга чакырабыз, уздыру урыны – Казан Экспо, 2 нче конференц-зал.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International