Татарстан Росреестры хәбәр итү тәртибе буенча 5 меңнән артык күчемсез милек объектын теркәгән

2020 елның 10 феврале, дүшәмбе

     Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә торак һәм бакча йортлары төзелешендә хәбәр итү тәртибе гамәлдә булган чорда җирле үзидарә органнары тарафыннан кадастр исәбенә кую һәм теркәү өчен 5 730 гариза бирелгән.  90% тан артык очракта (5 164 гариза буенча) хокукларны теркәү органы тарафыннан уңай карар кабул ителде.  
     Исегезгә төшерәбез, торак һәм бакча йортларын төзүнең хәбәр итү тәртибе «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»2018 елның 3 августындагы 340-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелде. Росреестрга дәүләт хакимиятенең, җирле үзидарәнең вәкаләтле органнары тарафыннан кадастр исәбенә һәм мондый объектларга хокукларны теркәүгә гаризалар бирү бурычы «күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу турында»2015 елның 13 июлендәге 218-ФЗ номерлы Федераль законның 19 статьясындагы 1.2 өлеше белән билгеләнгән. 
      340-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә, дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары, гражданнан төзелеш тәмамлану турында хәбәр алынганнан соң 7 эш көне эчендә Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә кадастр исәбенә алу һәм күчемсез милек объектына милек хокукын теркәү өчен документлар тапшырырга тиеш. Моның алдыннан дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары торак йортны яки бакча йортын закон таләпләренә туры килү-килмәүне тикшерәчәк. 
Дәүләт хакимияте, җирле үзидарә органнары ниндидер сәбәпләр аркасында кадастр исәбенә һәм төзелгән күчемсез милек объектына хокукларны теркәүгә документлар тапшырмаган очракта, ул закон таләпләренә туры килә дип танылган, күчемсез милек хуҗасы хокукларны теркәү органына мөстәкыйль рәвештә гариза бирә ала. Бу очракта кадастр исәбенә алу һәм хокукларны теркәү өчен кирәкле барлык документларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе вәкаләтле органнан соратып ала.
Шул ук вакытта Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең физик затларның күчемсез милеген дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Галина Гончарова хәбәр итү тәртибенең торак пунктлар чикләрендә шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен билгеләнгән җир кишәрлекләрендә төзелгән индивидуаль торак йортларга кагылуына игътибар итә.  Бакча кишәрлекләрендә төзелгән торак һәм бакча йортлары элеккечә гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерелә:
      «Мондый йортларга хокукларны рәсмиләштерү өчен күчемсез милек объектының техник планын гына тапшырырга кирәк һәм, әгәр ЕГРНда гариза бирүченең җир кишәрлегенә хокукы теркәлмәгән булса, әлеге җир кишәрлегенә хокук билгели торган документларны тапшырырга кирәк. Шулай ук 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк. Мондый тәртип 2021 елның 1 мартына кадәр гамәлдә булачак. Әлеге датага кадәр планлаштырылган төзелеш һәм реконструкция турында хәбәрнамә һәм төзелеш тәмамлануы турында хәбәрнамә таләп ителми".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International