Күчемсез милек объектларының кадастр бәясе белән килешмәүчеләр өчен мөһим мәгълүмат

2020 елның 7 феврале, җомга

       Күчемсез милек объектының кадастр бәясе белән килешмәгән кызыксынган затлар, әгәр күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләгәндә, алар фикеренчә, дөрес булмаган белешмәләр, шулай ук базар бәясеннән файдаланып кадастр бәясен төгәлләштерү өчен, ТР Росреестры каршындагы кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча судта яки комиссиядә бәхәсләшә алалар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, судта кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен физик затлар тарафыннан дәгъвалау өчен комиссиягә алдан мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел. Юридик затлар өчен судка кадәр тәртипне саклау мәҗбүри. Шул ук вакытта шуны истә тотарга кирәк, әлеге Комиссия 2017 елның 1 гыйнварына кадәр билгеләнгән күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карый.                                                     

        Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 1 гыйнварына кадәр кадастр бәясен бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нигезендә бәйсез бәяләүчеләр билгеләде, шулай ук Төбәк һәм җирле хакимиятләр раслады. Әмма 2016 елда «дәүләт кадастр бәяләве турында» Федераль закон кабул ителде, аның нигезендә 2017 елның 1 гыйнварыннан дәүләт кадастр бәясе төбәк хакимиятләре тарафыннан үзләренә караган дәүләт бюджет учреждениеләре аша үткәрелә. Татарстанда әлеге законны гамәлгә ашыру өчен «дәүләт кадастр бәяләве үзәге»дәүләт бюджет учреждениесе төзелде. Шулай итеп, киләчәктә кадастр бәясен яңадан карау белән әлеге бюджет учреждениесе шөгыльләнәчәк.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең күчемсез милекне кадастр бәяләве бүлеге башлыгы Алсу Сабирҗанова аңлатуынча, закон нигезендә дәүләт кадастр бәясенең соңгы Дәүләт кадастр бәясен үткәрү датасыннан соң 3 елга бер тапкыр һәм 5 елга бер тапкырдан да ким булмавы билгеләнгән.

 «Бәяләү эшчәнлеге турындагы закон нигезендә күчемсез милек объектларының кадастр бәясен яңадан карау турында гариза чираттагы Дәүләт кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен кертү датасы буенча күчемсез милек объектларының кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләрен бердәм дәүләт реестрына кертү датасыннан, әмма кадастр бәясен билгеләүнең дәгъва белдерелә торган нәтиҗәләрен бердәм дәүләт реестрына кертү датасыннан биш елдан да артык булмаган вакыт аралыгында комиссиягә тапшырылырга мөмкин. Бу бигрәк тә Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан капиталь төзелеш объектларына һәм Казан шәһәре торак пункты җирләре составындагы җир кишәрлекләренә кагыла. Мәсәлән, күчемсез милек объектының кадастр бәясе турында белешмәләр 2015 елның 4 февралендә Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелсә, кадастр бәясен яңадан карау турында гариза 2020 елның 4 февраленнән дә соңга калмыйча комиссиягә тапшырылырга тиеш. Шулай итеп, комиссиягә мөрәҗәгать иткәндә күчемсез милек объектының кадастр бәясен билгеләү датасын исәпкә алырга кирәк, ул бердәм исәп - хисап базасыннан кадастр бәясе турында күчермәдә күрсәтелгән», - дип аныклый Алсу Сабирҗанова.

Игътибарга

Кадастр бәясен күпфункцияле үзәк аша кадастр бәясе турында бердәм дәүләт реестрыннан өземтә язып белергә була. Шулай ук кадастр бәясе турындагы мәгълүматларны күчемсез милек объекты, төп характеристикалар һәм теркәлгән хокуклар турында өземтәләрдән белергә мөмкин.

Кадастр бәясен билгеләү нәтиҗәләре турындагы бәхәсләрне карау буенча комиссия эше турында барлык кирәкле мәгълүмат Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең рәсми сайтында «күчемсез милек объектларының кадастр бәясе»бүлегендә урнаштырылган. Гариза белән турыдан-туры Казан шәһәре, Авангард ур., 74 адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шулай ук сораулар килеп туган очракта (843) 255-25-28, 255-25-23 телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International