"Балкыш" Vl республика фестиваленең сайлап алу туры

2020 елның 6 феврале, пәнҗешәмбе
Кече Шыңар мәдәният йортында район ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның Vl республика фестиваленең сайлап алу туры булып узды. Фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, нәфис сүз осталары, аерым җыр-бию башкаручылар матур чыгышлар күрсәттеләр, тамашачылар аларның һәркайсын кайнар алкышлар белән каршы алдылар. Йомгаклау сүзе белән жюри әгъзалары һәм Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А. Г. чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International