Татарстан Росреестры республика районнарында гражданнарны кабул итә

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе республика районнарында яшәүче гражданнар өчен күчмә консультацияләр үткәрүне яңадан башлап җибәрә. Гамәлдәге практика буенча территориаль бүлекләрдә гражданнарны Идарә җитәкчесе урынбасарлары кабул итә.

Шуның аркасында Казанга килмичә, күчемсез милеккә хокукларны һәм аның белән алыш-бирешләрне дәүләт теркәвенә алганда килеп туган теге яки бу проблеманы хәл итү һәм Идарә эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләр буенча турыдан-туры ведомство җитәкчелегенә мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен алдан территориаль бүлекнең телефон номеры буенча консультация үткәреләчәк.  Телефон номерлары ведомствоның рәсми сайтында күрсәтелгән.    

Быел беренче консультацияләр узачак:

11 февраль-Биектау районы халкы өчен

19 февраль-Саба һәм Теләче районнары халкы өчен

20 февраль – Әгерҗе районы халкы өчен

27 февраль-Балтач һәм Кукмара районнары халкы өчен.

Март аенда Югары Ослан, Азнакай, Бөгелмә һәм Аксубай районнары халкы өчен күчмә консультацияләр узачак.

Гражданнарны күчмә консультацияләрнең тулы графигы белән Идарәнең рәсми сайтында танышырга мөмкин www.rosreestr.tatarstan.ru " Гражданнар мөрәҗәгатьләре»бүлегендә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча да Росреестрның 8(800)100-34-34 колл-үзәге бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча консультация алырга була.

Моннан тыш, үзләрен кызыксындырган сорау буенча профессионаллардан җавап яки советны күчмә консультацияләр яки шәхси кабул итү вакытында гына түгел, ә Интернет аша да алырга мөмкин. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Росреестры гражданнарны видео аша кабул итә, ул түләүсез Skype коммуникацион программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Шулай итеп, һәр граждан видео-кабул итүдә катнаша һәм реаль вакыт режимында идарә эшчәнлеге белән бәйле сораулар бирә ала. Гариза бирүчеләрне кабул итүнең әлеге форматы хезмәт белән тәэмин итү мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук үзләренең физик мөмкинлекләрендә чикләнгән гражданнар өчен аеруча уңайлы. Гаризалар электрон почта аша кабул ителә. skype@rosreestr.org к

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International