1 февраль көнне, Россиянең Хәрби дан көнендә, Керәнне авыл клубында, 1943 елда Сталинград өчен тарихи сугышта Кызыл Армия гаскәрләренең җиңүенә багышланган Хәтер дәресе һәм интеллектуаль уен узды. Хәтер дәресе барышында укучыларга Сталинград сугышының Бөек Ватан сугышында төп сынау булган илбасарларга каршы көрәштә Рус халкының триумфы буларак әһәмияте турында сөйләделәр һәм сугыш еллары кинохроникасының кадрларын күрсәттеләр. Шулай ук укучылар интеллектуаль уенда катнаштылар . Сорауларның бер өлеше Ватаныбызның хәрби тарихына багышланган иде.