30 гыйнвар көнне Олы Шыңар авыл җирлегендә халык җыены уздырылды. Җыелышта Саба муниципаль районы башлыгы Минниханов Раис Нургали улы, Саба муниципаль районы Башлыгы урынбасары Закирҗанов Расих Рәхимҗан улы катнашты.
Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Гарипов А.Г. 2019 елда башкарылган эшләр турында хисап тотты, 2020 елга планнар һәм алда торган эшләр турында сөйләде. Шулай ук җыелышта Олы Шыңар авыл җирлеге буенча участок полиция хезмәткәре Садриев Р.А.; Саба районы янгын күзәтчелеге идарәсе начальнигы Галимуллин А.Р.; пенсия фондының Саба районы бүлеге начальнигы Якупова Ф.Ш. ,социаль яклау буенча Саба муниципаль районы бүлеге башлыгы М.М. Хуҗин чыгыш ясадылар.