«Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер»

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

27 гыйнвар көнне Шәмәрдән авыл мәдәният йортында «Балкыш» социаль - тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләргә «Җырлыйк бергә, бер күрешү үзе бер гомер» дип исемләнгән концерт программасы тәкъдим ителде. Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән беррәттән «Җыр сөючеләр» клуб берләшмәсенә йөрүче үзешчәннәр чыгыш ясады (житәкчесе А.М.Вәлиева). Матур җырлар татар халык биюләре һәм юмор белән чиратлаштырылып алып барылды. Тамашачы һәр чыгышны алкышлар белән каршы алды. Чара ахырында өлкәннәр артистларга үзләренең олы рәхмәтләрен житкерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International