2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Җәббаров хәбәр итүенчә, республикада чәчүлек мәйданнары узган елгы дәрәҗәдә сакланачак – 2,8 млн. га, әмма кайбер структур үзгәрешләр булачак. Көнбагыш һәм шикәр чөгендере мәйданнары якынча 10%ка кимиячәк. Импорт чикләнү аркасында илдә шикәр җитештерелү кирәгеннән артык, шуңа күрә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр чөгендере мәйданын кимендә 20%ка киметергә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы әйтүенчә, язгы кыр эшләрен уздыруга гына да 25 млрд. сумнан артык чыгым сорала яисә 1 гектарга 8 мең сумга якын. Шуннан минераль ашламалар өлеше 8,2 млрд. сум тәшкил итә (гектарга 70 кг исәбеннән), орлыклар – 3,2 млрд. усм, үсемлекләрне яклау чаралары – 4,5 млрд. сум, ягулык-майлау материаллары һәм запас частьләр – 7,8 млрд. сумга якын. Чәчү кампаниясе чорында хезмәт хакы күләме – 1,6 млрд. сум, башка чыгымнар - 3 млрд. сумга якын.
Марат Җәббаров төгәлләштерде: игенчелектән беренче акчалар керә башлаганчы, бу якынча август уртасына кадәр, әйләнештә барысы 30 млрд. сум акча кирәк булачак. Аларның күпчелек өлеше хуҗалыкларның үз акчалары исәбенән ябылачак. Сөт терлекчелегендә бүген хәлләр узган еллардагыга караганда яхшырак.
Бюджет ярдәменә килгәндә, апрель азагына кадәр хуҗалыкларга 4 млрд. сум чамасы җиткерергә кирәк. Бәйле булмаган ярдәм өчен 700 млн. сум карала, сөт терлекчелегендә җитештерүчәнлекне арттыруга - 862 млн. сум, 1 кг сөткә чыгымнарны каплауга - 500 млн. сум, техник модернизацияләүгә - 1,0 млрд. сум, минераль ашламаларга - 1,0 млрд. сум.
Кирәкле акчаларның бер өлешен (10 млрд. сумнан артык) шулай ук заем акчалары исәбеннән ябу планлаштырыла.
Кредит оешмалары араасында - Россельхозбанк, Ак Барс Банк, Сбербанк ВТБ Банкы. Бер заемщикка лимит 600 млн. сумга кадәр каралган, процент ставкасы - 5%ка кадәр.
Марат Җәббаровбилгеләп үтүенчә, чәчү кампаниясендә чыгымнарның өчтән береннән артыгын минераль ашламалар тәшкил итә. Ул ашламаларны бер гектар чәчүлеккә шактый күләмдә туплаган районнарны атап китте, болар - Тәтеш (48 кг), Зәй (47), Әтнә (44), Сарман (42), Саба (35 кг) районнары.
Ашламалар туплау буенча проблемалы районнар арасында - Кайбыч (гектарга 5,5 кг), Питрәч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Әгерҗе районнары.
Марат Җәббаров шулай ук техниканы 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләүнең барышы турында да әйтеп узды. Чәчү кампаниясенә 11 мең трактор, 6 меңнән артык чәчкеч һәм культиватор, 680 киң колачлы чәчү комплекслары – куәтле тракторлар агрегатында – җәлеп ителәчәк.
Чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы 1 апрельгә кадәр әзер булырга тиеш, дип төгәлләштерде министр.
Республика буенча 70%тан артык трактор, 75%тан артык культиватор һәм чәчкеч, 35%тан артык комбайн ремонтланган.
Тагын 4 меңнән артык трактор, шул исәптән 400 чит ил маркасыннан булган трактор ремонтланырга тиеш.
240ка якын югары җитештерүчәнлекле чәчү комплексын торгызырга кирәк. Авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау өчен 4,3 млрд. сум таләп ителә, шул исәптән язгы кыр эшләренә – 2,1 млрд. сум
Запас частьләр сатып алу өчен 1,1 млрд. сумнар артык кирәк, шуннан язгы кыр эшләренә – 865 млн. сум яисә кирәкле суммадан 42%.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы шулай ук муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау өчен запас частьләр сатып алу буенча эшчәнлеге турында сөйләде.
«2019 ел азагында техниканы 2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерләү буенча зона штаблары узды, - диде Марат Җәббаров. – Районнар машина-трактор паркларының ремонт сезонына әзерлеген күрсәттеләр. Декабрьдә «Ак-Барс» МТК базасында инженерлык буенча конференция узды, анда инженер-техник тәэмин ителеш, ремонтка һәм машина-трактор паркларын тотуга чыгымнарны киметү мәсьәләләре каралды. Техника мөмкинлекләре һәм хезмәтне рациональ оештыру чәчү кампаниясен оптималь агротехник срокларда башкарып чыгарга ярдәм итәчәк».