16 гыйнварда Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н.Минниханов Оет авылында яшәүче Закирова Хәкимә Әхмәтгалим кызын туган көне белән котлады. Закирова Хәкимә апага 2020 елның 16 гыйнварында 103 яшь тулды. Ул Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында туа. 1937 елда Оет авылында Закиров Шәмсимөхәммәткә кияүгә чыга. 1941 елда ирен сугышка алалар. Сугыш вакытында башка тыл хезмәтчәннәре кебек үк Закирова Хәкимә дә иң авыр эшләрне башкара. 1942 елда ирен демобилизациялиләр һәм алар ире белән бергә колхозда эшлиләр. Закирова Хәкимә барлыгы 10 бала тапкан, хәзерге вакытта алтысы исән-сау. Хәкимә апа бүгенге көндә кызы Зөлхәбирә белән Оет авылында сугыш ветеранының тол хатыны буларак хөкүмәт салып биргән яңа өйдә яшиләр, ул булганына шөкер итеп барысына да рәхмәт белдерә, сәламәтлек, иминлек, җирдә тынычлык тели. Котлауларга шулай ук Саба районы Башкарма комитет аппараты җитәкчесе Каримов М.Р., Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов, “Туган Як” җәмгыяте директоры Мехәмәтов И.Ш. да кушылды.