Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Илкүләм проектны гамәлгә ашырганда кооперацияне үстерүгә басым ясый: авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрендә керем үсеше күзәтелә

2020 елның 15 гыйнвары, чәршәмбе

2019 елда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы «Кече һәм урта  эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык   инициативасына  ярдәм  итү» илкүләм  проектын  гамәлгә ашыруга  кереште,  биредә  төп басым    кооперацияне үстерүгә ясала.

Илкүләм  проект  составына  түбәндәгеләр керә:  

- КФХга   «Агростартап»  грант  ярдәме;

- авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә  субсидияләрне    30 млн сумга  кадәр  җиткерү һәм  мөлкәт, техника һәм терлек сатып  алу  буенча  чыгымнарның   50%ын каплау.

 «Агростартап»  программасы  буенча   2019 елда   2 миллионнан  4  миллион сумга  кадәр  грантларны    103 кеше  алды,  аларның  гомуми суммасы    312,7 млн сум  тәшкил  итә,  ә  авыл  хуҗалыгы  кулланучылар  кооперативларын үстерүгә  субсидияләр  бирү  программасы  буенча    10 кооператив субсидия   алды, аларның  гомуми  суммасы   27,7 млн сум  тәшкил итә. 

Министрлык  авылда  кече  һәм урта  бизнесны  үстерүгә зур  игътибар  бирә.  Бүген  һәр районда  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән  үз эшен  ачкан кешеләр  бар. Аларның  күпчелеге үзләре өчен акча эшләп  кенә калмыйча,  башкаларга  да  булышырга әзер.   Алар көче белән кооперативлар  эшли башлады.   

Мәсәлән, бүгенге  көндә  Татарстанда    273 кооператив  эшли,  аларның   45е  2019 елда  оешты.     Кооперативларда  эшләүчеләр саны  арта  бара, акчалата  керем  дә  арта.    Акчалата керемнең  артуы  да,  кооперативка җәлеп  ителүчеләрнең  саны  арту  да  бик   мөһим.   Соңгы  2  елда   кооперативларның  кереме 2  мәртәбә  артты, кооператив әгъзаларының  саны  - 8 мәртәбә.  

Моңа  ачык мисал итеп  Азнакай  районының “Бәрәкәт” кооперативы  эшен  китерде, ул  яңа  эш башлаучы  фермерлар  тарафыннан  башта  зур партия сөт җыеп,  чыгымнарны  киметү  максаты  белән төзелә.    2018 елда ул,   яңа  эш башлаган  кооператив буларак,  сөт суыткыч һәм җайланмалар  алу өчен  5 млн. грант ота.   Күп күләмдә  сөт сату,   аны  эшкәртү, турыдан-туры  заводка сату  нәтиҗәсендә  кооператив  әгъзаларыннан  сөт сатып  алу  бәясе    хәзер  22 сум тора, шәхси  ярдәмче хуҗалыклардан һәм КФХлардан   - 24 сум.    Әгъзалар саны  бер  ел  эчендә  10нан 125кә кадәр артты, табыш  нульдән 25 млн. сумга  җитте.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International