Кече Шыңар мәдәният йортының "Нур" халык театр коллективы Мишәбаш авылы тамашачылары каршында чыгыш ясады - Р.Мохсинованың "Кайнар токмачлы аш" музыкаль комедиясен күрсәтте. Спектакль җырлы-биюле күренешләргә бай булды. Ул тамашачылар тарафыннан бик җиңел һәм күңелле кабул ителде, алар яшь артистларны алкышларга күмделәр.