Балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән чара.

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Кече Шыңар мәдәният йортында балалар өчен "Тылсымлы бәйрәм - Яңа ел"дип исемләнгән Яңа ел бәйрәме булып узды. Бәйрәм Кар кызы чыгышы белән башланып китте. Барлык балалар да түгәрәккә җыелдылар, боз сөңгеләре эзләү буенча тылсымлы конкурсларда катнаштылар, биеделәр һәм Кыш бабайны чакырдылар. Кыш бабай музыкаль котлау белән килеп керде. Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән чыршы тирәсендә җырлап-биеп әйләнделәр, балалар сөйләгән шигырьләрне игътибар белән тыңладылар. Бәйрәм ахырында лотерея оештырылды. Балалар бу чарадан бик канәгать калдылар,  татлы бүләкләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International