3 гыйнвар көнне Кече Шыңар мәдәният йортында мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рабгетдинова Гөлсем Әхәт кызының " Китмим әле, яшьлегемнән..." дип исемләнгән юбилей кичәсе булып узды. Кичәгә юбилярның дуслары, туганнары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килде. Котлау сүзе белән Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов чыгыш ясады. Театр, фольклор коллективлары, аерым башкаручылар чыгышлары котлау һәм рәхмәт сүзләре белән үрелеп барды.