Бәйрәм белән! Энергетиклар көне белән!

2019 елның 22 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле энергетика хезмәткәрләре һәм ветераннары!

    Һөнәри бәйрәмегез – энергетиклар Көне белән ихлас котлауларны кабул итегез!

    Хәзерге вакытта икътисад үсешен, оешмалар һәм предприятиеләрнең нормаль эшләвен, халыкның  уңайлылыгын һәм комфортын тәэмин итүне утсыз һәм яктылыксыз күз алдына китерүе кыен.

    Нәкъ менә сезнең хезмәтегез белән шундый кирәкле байлык булдырыла һәм тәэмин ителә. Социаль инфраструктураны камилләштерү, куркынычсызлыкны яхшырту, районның икътисади потенциалын тормышка ашыру, гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү сезнең компетентлы, җаваплы, инициативалы булуыгызга бәйле.

    Энергетикларның хезмәте аеруча хөрмәт һәм рәхмәткә лаек. Югары көчәнешләр, тәүлек буе эшләү графигы һәм зур җаваплылык – боларның барысын да үз эшенә бирелгән чын батыр кешеләр генә булдыра ала.

    Бу бәйрәм көнендә сезгә җаваплылыгыгыз һәм профессиональлегегез өчен рәхмәт белдерәбез,сезнең ярдәм белән без тотрыклы, ышанычлы һәм куркынычсыз энергия белән тәэмин ителәбез.

    Тармакның барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына нык сәламәтлек, яңа казанышлар, бәхет, иминлек, авариясез эш һәм җиңел булмаган, әмма мондый кирәкле хезмәттә уңышлар телибез! Тынычлык, иминлек һәм татулык сезгә!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International