Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессында катнашырга чакыра

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы Халыкара  авыл  яшьләре конгрессына теркәлү ачылуы  турында  хәбәр  итә.  Анда  катнашырга  Татарстан һәм Россия  авылларыннан  18 яшьтән 35 яшькә кадәрге  кешеләр  чакырыла.  

Конгресста  Россия  Федерациясе   субъектлары  һәм дөньяның  башка  илләре авыл  яшьләренең 200дән артык  вәкиле катнаша.       Конгресс авылда  яшьләр  сәясәтен  үстерү белән шөгыльләнүче инициатив яшьләр, яңа  эш  башлаучы  эшкуарлар, җирле  үзидарә  органнары  вәкилләре, агросәнәгать комплексының яшь  белгечләре  арасында  авыл  территорияләрен  үстерү өлкәсендә  әңгәмәләр кору, элемтәләр  урнаштыру һәм тәҗрибә алмашу  өчен  уңай  мәйданчык  булачак.  

Чара  2020  елның  6 февраленнән  9 февраленә  кадәр  узачак.  Конгресста  катнашучыларны  теркәү  2020  елның  15 гыйнварына кадәр  түбәндәге сылтама буенча  ачык була. 

Аны  Татарстанның  Аграр  яшьләр берләшмәсе  оештыра.   Проект  Граждан җәмгыятен үстерү буенча  президент  грантлары  фонды һәм Татарстан  Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә  уздырыла.  

Конгрессны  уздыру  чорында  яшәү,  ашау-эчү, мәдәни-ял итү һәм мәгариф программасы кабул  итү  ягы (Татарстан Республикасы, Казан шәһәре) акчалары  исәбенә тәэмин  ителә, уздыру  урынына  кадәр  килү  чыгымнарын  җибәрүче  як  түли.    

Тулырак мәгълүматны  8(843)221-75-97 телефоны    яисә  amo-rt@mail.ru электрон почтасы  аша  алырга  мөмкин. 

 Конгресс  Программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International