Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы"на Тукай районына чакыра чакыра

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы,  үз бизнесын үстерү белән кызыксынган барлык теләүчеләрне, 17-18 декабрьдә,Татарстанның Тукай районында узачак «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.

Чара республикада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерү чараларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән. Катнашучыларны оешмада хуҗалык операцияләренең өр-яңа бухгалтер чагылышы системасы, заманча нәтиҗәле сәүдә программасы белән таныштырачаклар.

«Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» нда хуҗалык итүнең кече формалары, кулланучылар кооперативлары, эшкәртү оешмалары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, сәүдә, җәмәгать туклануы оешмалары һәм әзерләүчеләр катнашачак.

Үткәрү датасы һәм урыны: 

17 декабрь көнне 16.00 сәгатьтә, Тукай районы, Новостроицкое авылы, Ленин ур., 11 йорт, авыл мәдәният йорты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәрткәнчә, авылда эшкуарлык һәм авыл хуҗалыгы кооперациясенең барлык мәсьәләләре буенча «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» ДБУГА түбәндәге телефоннар буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин:(843)221-77-40, (843)292-07-59, ТР Мәдәният министрлыгы сайты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International