Сөт бердәмлеге: "Каймак» АХҖКында авыл хуҗалыгының киләчәге кооперативлар кулында дип ышаналар

2019 елның 16 декабре, дүшәмбе

Саба районы тотрыклы рәвештә Татарстанда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү буенча лидер районнар бишлегенә керә. Моңа районның иң уңышлы кооперативларыннан берсе — «Каймак»АХҖК да зур өлеш кертә. 

«Каймак» кулланучылар өчен авыл хуҗалыгының җитештерү кооперативы 2016 елның февраленнән бирле эшли. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программасы буенча 8 млн.сум күләмендә гранты үсешкә этәргеч булды. Акча 2017 елның апрелендә эшләтеп җибәрелгән сөт эшкәртү цехы җиһазларын сатып алуга һәм төзүгә юнәлдерелде.

Бүгенге көндә кооператив сөт җитештерү белән шөгыльләнүче 24 хуҗалыкны берләштерә.  Кооперативта 14 кеше эшли, алар-үз эшчәнлеген заманча таләпләр буенча оештыра белүче чын хезмәт ияләре.

«Без дәүләт һәм республика Хөкүмәтенең зур ярдәмен тоябыз. Мондый игътибар җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә көндәшлеккә сәләтле булырга ярдәм итә. Безнең кооператив үз әгъзаларының санын арттыруга, аерым алганда, шәхси ярдәмче хуҗалыклар белән эшләүгә йөз тота. Шәхси ярдәмче хуҗалыклар ярдәмгә мохтаҗ. Кооперативка керү аларга рентабельлерәк булырга мөмкинлек бирәчәк: алар сөтнең литрын хәзергегә караганда берничә сумга кыйммәтрәк сата алачак. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кооператив әгъзаларына сатып алынган сыерлар бәясенең 40% ын түли. Татарстанда авыл халкының эшлекле активлыгы өчен уңай шартлар тудырылган», — дип сөйли «Каймак» АХҖК рәисе Фирдәүс Мостафина.

Предприятиедә сөт сыйфатын билгеләү буенча лаборатория бар. Кооператив көн саен 1,8 тоннага кадәр яңа сөт эшкәртә. Сөт ташучылар аны фермерлардан җыялар һәм заводка алып киләләр. Матди база тәүлегенә 10 тоннага кадәр сөт җыярга һәм суытырга мөмкинлек бирә. Кооператив бүгенге көндә 12 төр сөт продукциясе сата: майлылыгы төрле булган сөт, каймак, кефир, эремчек, йомшак Адыгей Сыры, май.

Җитештерүдә бары тик җирле экологик чиста чимал кулланыла. "Каймак» АХҖКда һәр җитештерү этабы катгый контрольдә тора. Продуктларның югары сыйфаты  – «Каймак»АХҖК эшчәнлегенең девизы шундый. Кооператив продукциясе үз районында гына түгел, Татарстан башкаласын да кертеп, аннан читтә дә кулланучыдан да югары бәя алды. Барлык продукция 40 сәүдә ноктасында сатыла,шуларның 20се Казанда. Әйтик, Казанда аны "Минем авылым"фермер продукциясе кибетендә сатып алырга була.

Якын арада сыр җитештерү цехы эшли башлаячак, ул өч төр каты сыр: Һолланд, Россия һәм ысланган «Косичка»сырын чыгарачак. Цех төзелгән инде, җиһазлар монтажланган. Проектның гомуми бәясе 19 млн.сум тәшкил итте, шуларның 5,1 млн. сумы — үз акчалары, 6,1 млн. сумы — заем акчалары, 7,6 млн. сумы — Татарстан авыл хуҗалыгы кооперативларының матди-техник базасын яхшырту программасы буенча алынган грант акчалары. Цех тулы куәтенә эшли башлагач, «Каймак» СПҖК көнгә 6 тоннадан артык сөт эшкәртәчәк.

Кооперативның мондый нәтиҗәле эше тоткарлыксыз хезмәт хакын түләргә, хезмәткәрләргә социаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә, сөт белән тәэмин итүчеләр белән вакытында исәп-хисап ясарга һәм салымнар түләргә мөмкинлек бирә.

«Каймак» АХҖК кебек предприятиеләрне булдыру һәм үстерү, безнең республика аграр районнарының эшлекле активлыгын торгызуның ачык мисалы. Хуҗалык итүнең кече рәвешләренең уңышлы эшләве авылда эш урыннары булдыру, яшьләрне җәлеп итү, элек буш булган җитештерү биналарын кире кайтару һәм муниципаль берәмлекләр бюджетларының керем өлешен арттыру кебек мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International