Ил Конституциясе көненә Росреестр хезмәткәрләренең балалары Россия картасын ясадылар

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

Росреестр тарафыннан, Россия Федерациясе Конституциясе көненә һәм дәүләт картография-геодезия хезмәте төзелүнең 100 еллыгына багышланган, «Балалар Россия картасын рәсемгә төшерә» дигән Бөтенроссия балалар рәсеме конкурсы үткәрелде.

Конкурста Росреестр, аның территориаль органнары һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләренең балалары һәм оныклары катнашты. Конкурс өч яшь категориясендә үткәрелде: кече төркем – 7 яшькә кадәр, урта төркем – 8-11 яшьлекләр, өлкәннәр – 12-14 яшьлекләр. Барлык 218 иҗат эше виртуаль галереяда тәкъдим ителгән.

Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры урынбасары-Росреестр җитәкчесе Виктория Абрамченко:

–Россия Конституциясе көненә багышланган "Балалар Россия картасын ясый " конкурсы-уникаль иҗади проект, анда балалар илебезнең бөтен бөеклеге һәм күптөрлелегендә үз күзаллауларын тәкъдим итә. Конкурс яшь буын арасында Россия, аның Җир планетасындагы территориясенең зурлыгы турында белемнәрне популярлаштыруга юнәлдерелгән. Россиянең дөнья картасында ничек чагылыш табуы һәм нинди киңлек биләве, геодезистлар һәм картографларның бу юнәлеш өчен җавап бирүе турында дөрес күзаллау булу мөһим.

Мондый проектлар Росреестр системасы хезмәткәрләренең 60 меңгә якын баласы һөнәри өстенлекләрне формалаштыруга үз өлешен кертер дип ышанам, аларның бер өлеше, һичшиксез, әти-әниләренең үрнәгенә иярер һәм алар картограф яки геодезист булыр. Цифрлы технологияләрне тизләтү, актив кертү һәм куллану , гражданнар һәм бизнес, дәүләт тарафыннан геопространство    мәгълүматлары кирәкле чорда, мондый һөнәрләрнең абруе арта гына барачак.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү Росреестрда 2019 елның декабрь ахырында булачак. Яңа ел алдыннан оештыручылар балалар өчен аерым экскурсия һәм бәйрәм чаралары үткәрәчәк, иң яхшы иҗади эшләр грамоталар һәм бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International