Илебездә Һәр елны декабрь аенда инвалидлар ункөнлеге билгеләп үтелә. Бу уңайдан Эзмэ авыл жирлегенен Иләбәр авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре сәламәтлеге чикле балалар һәм аларның әти-әниләре белән берлектә очрашу кичәсе уздырдылар. “Без җиңмәслек үрләр юк” дип исемләнгән спорт ярышы узды. ”Канатсыз очып кара “ дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Чәй табына артында дәвам иткән чара уеннар,конкурслар белән аралашып барды.