1 декабрь - Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

1 декабрь - Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы игълан иткән Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне. Бу көн ВИЧ – инфекциясе таралуын һәм ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен, авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген  искәртү көне булып тора. Бу дата ел саен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген әлеге авыру турында истән чыгармаска гына түгел, ә бу чирне йөртүче кешеләрне дә түземле булырга чакыра. Һәм, иң мөһиме, планетада яшәүче һәр кеше профилактиканың сәламәтлек өчен көрәштә бик мөһим булуын аңларга тиеш.Сәламәт  яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан, Эзмә авыл җирлегенең Пүкәл  авыл клубында,китапханә белән берлектә, яшүсмерләр өчен "СПИД перед нами" дип исемләнгән тематик әңгәмә узды. Бу чарага фельдшер Гүзәлия Джураева да чакырылган иде. "ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән хроник инфекцион авыру. Ул иммун системасын зарарлый һәм тарката торган, икенчел инфекция һәм яман шешләрне барлыкка китерүче  иммунитет дефициты синдромы." - дип мәгълүмәт бирде ул яшүсмерләргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International