Бәйрәм белән! Юристлар көне белән!

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

Хөрмәтле юристлар, юридик берләшмә ветераннары!

      Сезне һөнәри бәйрәмегез — Юристлар көне белән котлыйбыз!

      Бүген сезнең катнашыгыздан башка теләсә кайсы җитештерү яки социаль өлкәдә бер генә зур җитди эш тә хәл ителми. Сез хокукый белемнәрне пропагандалау буенча зур эш башкарасыз, төрле тармак һәм рангтагы белгечләр, җитәкчеләр, район халкы сезнең консультацияләрдән файдалана. Сез законнар сагында торасыз һәм аларның кысаларында эшлисез. Юристларның эшчәнлеге кешеләр язмышы өчен зур җаваплылык белән бәйле һәм җәмгыятьтә законлылыкны һәм гаделлекне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

      Сезгә компетентлылыгыгыз, белемегез, югары һөнәри осталыгыгыз, актив гражданлык позициягез, ярдәм итәргә әзер булуыгыз өчен рәхмәт .

      Сезгә максатчан һәм тугры булуыгызны, үз бурычыгызны намус белән үтәвегезне һәм һәрвакыт гражданнар мәнфәгатьләре сагында торуыгызны телибез.  

      Ныклы сәламәтлек һәм һөнәри уңышлар, иминлек, сабырлык, тынычлык һәм гаделлек!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International