"Әниләр көне" - елда иң дулкынландыргыч бәйрәм. Бу көнне әниләрне котлау, ана хезмәтенә тиешле бәя бирү, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшыру кабул ителде. Әниләр көне уңаеннан оештырылган концертны авылдашлар һәрвакыт бик җылы кабул итә, чөнки мондый чарада, нигездә, балалар чыгыш ясый бит. Эзмә авыл җирлегенең «25» ноябрь көнне Эзмә авыл клубында да Эзмә урта мәктәбе коллективының "Күңел җылыбыз газиз эниләребезгә"дип исемләнгән концерты булып узды. Яраткан әниләргә багышланган концерт номерлары барысына да ошады. Кечкенә "артистларның" һәр чыгышы алкышларга күмелде.