Хөрмәтле икътисадчылар, барлык икътисад тармакларының икътисад хезмәтләре ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – икътисадчылар көне белән котлыйбыз!
Районның социаль-икътисади үсешендә икътисадчыларның роле, һичшиксез, зур. Икътисади эш үзенчәлекләре белән таныш булган һәркем, аның, югары квалификация, аерым кешелеклелек сыйфатлары – түземлек, төгәллек, гаделлек һәм җаваплылык кына түгел, ә икътисади сәясәтне уйлап табу һәм тормышка ашыруда дөрес, алдан уйланылган карарлар кабул итү осталыгын да таләп итүен белә.
Районның икътисади потенциалын ныгыту һәм безнең халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту максатчан, күпкырлы икътисади эшкә бәйле.
Һөнәри осталыгыгыз, сайлаган эшегезгә тугры калуыгыз өчен ихлас рәхмәтләремне кабул итегез.
Сезгә нык сәламәтлек, оптимизм һәм эшчәнлегегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез.
Сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык, игелек һәм иминлек телим!