Хөрмәтле Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы бүлеге хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез үзегезне авыр, ләкин игелекле эшкә багышладыгыз. Сезнең хезмәт-ул район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гарантиясе. Батырлык, түземлек, тулы көч куеп, сез закон һәм тәртип сагында торасыз. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә намуслы карашыгыз гына җинаятьчелеккә каршы торуның катлаулы бурычларын уңышлы хәл итәргә булыша.
Ветераннарга, хезмәт командировкаларында булган хезмәткәрләргә аерым котлау сүзләре җиткерелде.
Бу бәйрәм көнендә, сезнең белән көн саен хезмәт итү авырлыкларын бүлешүче,шатлыкта да,кайгыда да сезнең белән бергә булучы,көн саен сезнең белән аерылышучы,төннәр буе йокламыйча сезне көтүче якыннарыгызга һәм туганннарыгызга рәхмәт сүзләрен җиткерәм.
Чын күңелдән Сезгә катлаулы хезмәтегездә уңышлар, ныклык һәм принципиальлек, кешеләргә карата игътибарлылык телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек, тормыш оптимизмы, бәхет һәм шатлык юлдаш булсын!