Мәртен авылында административ бина төзелеше

2019 елның 1 ноябре, җомга

Килдебәк авыл җирлегендәге Мәртен авылында административ бина төзелеше дәвам итә. Төзелеш эшләрен “Р.Слободской Универсалстрой” оешмасы башкара. Бүгенгесе көнгә төзүчеләр бинаның тәрәзәләрен, тәрәзә яңакларын монтажладылар, ишекләрен урнаштырдылар, идәнен җәйделәр, түшәмен җылыттылар, бинага су, газ үткәрделәр,ут һәм җылылык системасын урнаштырдылар. Бинаның эчендәге эшләр ахырына якынлашып килә. Шулай ук бина урнашкан территорияне төзекләндерү һәм тәртипләү дә күздә тотыла. Төзүчеләр барлык эшләрне 1 нче декабрьгә төгәлләргә җыеналар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International