" Көздә кунакта ".

2019 елның 24 октябре, пәнҗешәмбе

22 октябрь көнне Оет авыл клубы китапханә белән берлектә " Көздә кунакта "дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Бәйрәм барышында балаларга елның иң матур чоры : көзге айлар һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләдек. "Көзге яфраклар" исемле иллюстратив стенд әзерләдек, "Көзге манзара" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык. Китап күргәзмәсенә күзәтү барышында балалар шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Аннан соң зур кызыксыну белән уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар : табышмаклар чиштеләр, көзге мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Шулай ук «Көз бизәкләре»дигән рәсем конкурсы да үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International