Килдебәк авыл җирлегендә халыкара өлкәннәр көне

2019 елның 18 октябре, җомга

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Килдебәк авыл җирлегенә кергән авылларда, мәдәният хезмәткәрләре, өлкәннәр өчен, бәйрәм чаралары оештырдылар. 1 нче октябрьдә, Килдебәк авылы мәдәният йортында, өлкәннәр өчен “ Сез булганга көзләр ямьле” дип аталучы тематик кичә үткәрелде. Бәйрәмгә авылда яшәүче барлык өлкәннәр дә чакырылган иде. Кичәгә килгән өлкәннәрне авыл җирлеге башлыгы Загидуллин Н.Н. котлап үтте. Ә 2 нче октябрьдә, Туктар авылы клубында, мәдәният хезмәткәрләре, чәй табыны әзерләп, авылда яшәүче өлкәннәрне кунак итте. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Өлкәннәр үзләренә күрсәтелгән игътибарга сөенделәр, бәйрәмнән бик кәнәгать калдылар.

Шулай ук авыл җирлегендә урнашкан оешма-предприятияләр үзләрендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне күчтәнәчләр белән сөендерде.

Бәйрәм чараларын үткәрүдә ярдәм күрсәткән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясенең Килдебәк бригадасына һәм “Лукоз Саба” җәмгыятенә рәхмәтләребезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International