2019 елның 15 октябрендә, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында "Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" республика конкурсы җиңүчеләрен һәм лауреатларын түбәндәге номинацияләр буенча бүләкләү тантанасы узды:
"Милли гореф-гадәтләрдә тәрбия»,
"Иҗади якын килү»,
"Уңышка юл»,
"Гражданлык позициясе»,
"Тормышка юллама».
"Балачакны яклау»,
"Ватан хакына».
Саба районының иң актив җәмәгать тәрбиячеләренең берсе, Саба районы Байлар Сабасы ш.т. п. Гимназиясенең социаль педагогы Шиһабиева Гөлнара Раиф кызы «Гражданлык позициясе» номинациясендә беренче урынны яулады. Гөлнара Раиф кызы инде 10 елдан артык җәмәгать тәрбиячесе булып эшли, ул күп кенә яшүсмерләрне яхшы якка үзгәртү һәм аларны дөрес юлга бастыру өчен зур көч куйды.
Җәмәгать тәрбиячеләрен беркетү тәртибе 2009 елда"Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре турында"гы № 7-ТРЗ Татарстан Республикасы Законы белән кертелгән.
Җәмәгать тәрбиячеләренең төп максаты булып балигъ булмаганнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен торгызу һәм яклау, шулай ук балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган хокук бозуларны кисәтү тора. Җәмәгать тәрбиячесе-остаз, киңәшче, тәрбияләнүчегә ярдәм итүче, туры юлга кертүче өлкән дус.
Җәмәгать тәрбиячеләре, үзләренең турыдан-туры һөнәри вазыйфаларыннан тыш, ялгышкан баланы дөрес юлга бастыру буенча иҗтимагый бурычларны үз өстенә алалар. Җәмәгать тәрбиячеләре чын күңелдән ярдәм итү теләге белән,бушлай, балаларны "чит" һәм "үз" балаларына бүлмичә,аларның мәшәкатьләре белән яшиләр. Җәмәгать тәрбиячесе опекага алынган балага ярдәм күрсәтә,аның укуларын контрольдә тота, балигъ булмаганнарның ялын һәм мәшгульлеген оештыра, яшүсмернең гаилә һәм мәктәп белән булган низагларын хәл итәргә булыша.
Гөлнара Раиф кызы, җәмәгать тәрбиячесе буларак, тәрбияләнүче һәм аның гаиләсе белән даими очрашып тора, аңа укуында ярдәм итә. Профилактик әңгәмәләрдән тыш, тәрбияләнүче белән берлектә күңел ачу характерындагы чаралар да үткәрә. Шул ук вакытта, аның бушлай иҗтимагый эшчәнлеге аңа үз эшенең остасы булырга комачауламый. Педагогик стажы 21 ел тәшкил итә.
Гөлнара Раиф кызы үзен инициативалы, таләпчән җәмәгать тәрбиячесе буларак танытты. Тәвәккәллеге, принципиальлеге һәм үз вазыйфаларына җаваплы каравы белән аерылып тора. Кирәк булса, ул үз тәрбияләнүчесенең проблемасын районның иң югары дәрәҗәсенә чыгара. Гөлнара Раиф кызы үзен яраткан эшенә тулысынча бирә. Ул башлаган изге эшнең нәтиҗәсе, һичшиксез, идеалга җиткерелә. Аның белемнәре, тәҗрибәсе һәм иҗади активлыгы яңа ачышлар, казанышлары һәм җиңүләре өчен зур потенциал бирә.