“Авыл мөгаллиме” дип аталган портрет - кичә

2019 елның 16 октябре, чәршәмбе

10 октябрь  көнне Кече Шыңар мәдәният йортында “Авыл мөгаллиме” дип аталган портрет - кичә үткәрелде. Чара, Олы Шыңар урта мәктәбенең математика укытучысы, 40 елга якын балаларга белем биргән Хәмит Габдерәшит улы Габдерафиковның 60 яшьлек юбилеена багышланган иде. Юбилярны укучылар, укытучылар коллективы, ”Туган як” ҖЧҖ вәкиле, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы, мәдәният хезмәткәрләре, гаиләсе , өлкән укытучылар, “Ак калфак” клубы исеменнән Дания Хаҗиева тәбрикләде. Кичәдә  үзешчән сәнгать катнашучылары  тарафыннан җырлар,шигырьләр,биюләр башкарылды, ә экранда Хәмит абыйның гаилә архивыннан, хезмәт һәм тормыш юлыннан  слайдлар чагылыш тапты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International